Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев: Халык санын алуда катнашу һәр кешенең гражданлык бурычы һәм иҗтимагый бурычы булып тора

Быелның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк.

Кукмара районы башлыгы, район территориясендә Бөтенроссия халык санын алу-2020не әзерләү һәм үткәрүгә булышлык күрсәтү буенча район комиссиясе рәисе Сергей Димитриевның мөрәҗәгате:

«Хөрмәтле райондашлар!

Билгеле булганча, быелның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк. Зур масштаблы һәм социаль әһәмияткә ия булып торучы әлеге чара халыкның җенесе, яше, милләте, никах хәле, теле, белем дәрәҗәсе, шөгыльләре турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Ул мәгълүматлар илнең, шул исәптән Кукмара районының социаль-икътисадый үсеше өчен мөһим. Алдагы халык санын алу материаллары нигезендә “Торак һәм шәһәр мохите”, “Мәгариф”, “Сәламәтлек” илкүләм проектлары эшләнде, һәм алар бүгенге көндә уңышлы тормышка ашырыла. Халык санын алу безнең тормышыбызны тәртипкә салырга, көчле һәм көчсез якларыбызны ачыкларга ярдәм итәргә тиеш. Халык санын алу нәтиҗәләре район өчен, һичшиксез, файдалы булачак.

Халык санын алуда катнашу һәр кешенең гражданлык бурычы һәм иҗтимагый бурычы булып тора. Мин үземнең һәм Бөтенроссия халык санын алу-2020не әзерләү һәм үткәрүгә булышлык күрсәтү буенча район комиссиясе рәисе исеменнән сезгә, хөрмәтле райондашлар, бу чарага оешкан төстә һәм җаваплы каравыгызны, бердәмлек һәм актив гражданлык позициясен күрсәтүегезне сорап мөрәҗәгать итәм. Халык санын алу тиешенчә узсын һәм нәтиҗәләре буенча тормышыбызны уңай якка үзгәртү өчен, анда илнең барлык гражданнары да катнашырга тиеш. Халык санын алуда катнашып, без киләчәкне булдырабыз», - диелә мөрәҗәгаттә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk