Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада уза торган референдумда халык активлык күрсәтә (фото)

Кукмара 1665нче номерлы тавыш бирү участогында 1419 кеше теркәлгән.  Көндезге сәгать уникегә 300 кеше тавыш биргән 

- Көндезге сәгать уникегә 300 кеше тавыш бирде, - диде участок комиссисе рәисе Әлфия Шәңгәрәева. – Халык бигрәк тә 10.30 сәгать белән 12.00 сәгать араларында күп килде. Тавыш бирүчеләрнең күбесе урта буын иде. Өлкәннәр соңрак килер дип уйлыйм, чөнки аяк асты бозлавык булган иртәнге якта юлда йөрү куркыныч бит. 
Комиссия рәисенең сүзләре буенча әлеге участоктан 75 кеше өйдә тавыш бирергә дип гариза язган, ә биш кеше алдан тавыш биреп куйган. 
- Мин Степан Разин урамында яшим. Референдум буенча үз фикеремне белдереп тавыш бирдем инде, - диде Розалия апа Хәмәтдинова. – Аллага шөкер, соңгы елларда Кукмарабыз бары тик яхшы якка үзгәрде, матурланды, юллар, тротуарлар ясалды. Халык өчен кирәкле, файдалы эшләр өчен тотыла икән, үзара салым акчасын да жәлләмичә бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X