Кукмара районында янгын нәтиҗәсендә шәхси йортка зыян килгән
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын нәтиҗәсендә шәхси йортка зыян килгән

Бүген төнлә Зур Сәрдек авылында янгын чыккан.

Районның 117 янгын сүндерү-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районында янгын нәтиҗәсендә шәхси йортка зыян килгән.

“Бүген, 20 февраль көнне, иртәнге 4.21 сәгатьтә янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Зур Сәрдек авылының Подгорная урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килде”, - диделәр янгын частенда.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә торак йортның эче яна торган була.

Ут нәтиҗәсендә 15 квадрат метр мәйданда йортның стенасы һәм түшәменә зыян килә.

фото: район янгын частеннән


Нет комментариев