Кукмара районында -20 градуска кадәр суык булачак
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында -20 градуска кадәр суык булачак

Юлларда бозлавык саклана.

21 гыйнварда Кукмара районында салкын һава торышы саклана. Бу хакта Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә. 

Район территориясендә аязучан болытлы һава, бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән термометрлар -15..-20 градусны күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы -10..-13 градус.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев