Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чишмәбашта яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсе часть командирыннан Рәхмәт хаты алды

Ильяс - максатчан, кыю солдат, иптәшләре арасында зур хөрмәт яулаган.

Зур бәйрәм - Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә Чишмәбаш авылында яшәүче Сүрия һәм Җәүдәт Әхмәтшиннар гаиләсенә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Бүгенге көндә Новосибирск шәһәрендә үзенең хәрби бурычын үтәүче Ильясның әти-әнисе 5407нче часть командиры М.Тихоновтан Рәхмәт хаты алды. Ул хатында Ильясның максатчан, көчле рухлы, тәртипле, итагатьле, кыю солдат, иптәшләре арасында зур хөрмәткә лаек булуы турында язган. Шундый ул тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әнисенә зур ихтирамлы рәхмәт сүзләрен җиткергән. Әлбәттә, мондый  җылы сүзләр ишетү - әти-әни өчен чиксез олы бәхет!

Ильяс Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укыганда да үзен бик тыныч, тәртипле укучы буларак танытты. Кечкенәдән спортны яратты, авылыбызның хоккей командасында уйнап, уңышларга иреште. Кечкенәдән үк әтисе, абыйсы белән төзелеш эшләрендә катнашты. Техника белән кызысынуы көчле булгангадыр, 9 сыйныфны тәмамлагач, Янил аграр көллиятенә укырга керде. Көллиятне уңышлы гына тәмамлап, армия сафларына алынды. Ватан алдында биргән хәрби антына тугры булып, дуслары, иптәшләре белән якын туганнар кебек хезмәт итә. Әлбәттә, чит төбәкләрдә үз туган ягыңның кешесе тагын да якынрак була, алар Арча егете белән бер частьта хәрби хезмәт узалар, төрле милләт егетләре белән уртак тел табалар.

Якташыбызны әти-әнисе, туганнары, авылдашлары сагынып көтәләр һәм изге бурычын үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калалар.

Рузилә АБДУЛЛИНА,

Чишмәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев