Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннары 75 һәм 50шәр мең сум акча алачак

Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе сүзләренә караганда, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына 75шәр һәм 50шәр мең сум акча биреләчәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Эдуард Вафин бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Санкт-Петербургта ветераннар белән очрашуда әйткәнен дә искәртә. 7 февраль көнне сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган әлеге сумма турында Россия Президентының 100нче номерлы Указы имзаланган.
Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә - 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган.
«Указ нигезендә 75 мең сум сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган. Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала», — дип басым ясады Эдуард Вафин.
Узган ел республикада 14 млн 770 мең сум акча түләнгәнен әйтте. «Быел 1,9 млрд сум акча түләячәкбез», — дип әйтте пенсия бүлеге идарәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk