Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яшерен сөю

Балачакта сине очраттым да, Яшерен сөю белән яраттым. Башкаларны күрми, син генә дип, Син генә дип, һаман җан аттым. Син белмәдең минем яратуны, Юллар да бит күптән аерылды. Ничә еллар... бик күп гомер узды, Канатлар да инде каерылды. Сагынуыма түзеп яшим әле, Өлешемә тигән язмыштыр. Синең белән минем очрашмавым Язын...

Балачакта сине очраттым да,

Яшерен сөю белән яраттым.

Башкаларны күрми, син генә дип,

Син генә дип, һаман җан аттым.

Син белмәдең минем яратуны,

Юллар да бит күптән аерылды.

Ничә еллар... бик күп гомер узды,

Канатлар да инде каерылды.

Сагынуыма түзеп яшим әле,

Өлешемә тигән язмыштыр.

Синең белән минем очрашмавым

Язын килми торган бер кыштыр.

Балачакның саф сөе булып,

Күңелемдә әле син һаман.

Онытырга телим, ләкин оныта алмыйм,

Очрашырбыз кебек бер заман.

Рафилә ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев