Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Коточкыч фаҗига (бәет)

Без самолетта инде, очабыз Тиздән очрашырбыз, көтегез, диде алар. Мизгел эчендә коточкыч хәл, Яңа гына бәхетле иде бит алар. Көтелмәгән хәсрәт 31октябрь иртәсендә. Я, ничек, кайсына ышанырга?! Туган-тумачага, якыннарга Йөрәкнең иң түрендә куша яхшыга юрарга. Ничек акылдан язмаска Көткән ата-ана, балага. Газизләре юкка чыкты мизгел эчендә. Ничекләр соң сезгә ярдәм...

Без самолетта инде, очабыз

Тиздән очрашырбыз, көтегез, диде алар.

Мизгел эчендә коточкыч хәл,

Яңа гына бәхетле иде бит алар.

Көтелмәгән хәсрәт 31октябрь иртәсендә.

Я, ничек, кайсына ышанырга?!

Туган-тумачага, якыннарга

Йөрәкнең иң түрендә куша яхшыга юрарга.

Ничек акылдан язмаска

Көткән ата-ана, балага.

Газизләре юкка чыкты мизгел эчендә.

Ничекләр соң сезгә ярдәм итәргә?

Мизгел... Мизгелләрдән тора гомер,

Арадан берәү: "Мой последний закат", - диде.

Ун айлык сабый, фаҗигага юл куймаска теләгәндәй,

Нәни кулларын алга терәгән иде.

Сабый иңнәренә фәрештәләр кунган.

Кемдер аның күктә булуын бик тә теләгән.

Күкрәгенә кызын кысып тоткан ата,

Ул соңгы кат артына борылып караган.

Беренче мәртәбә бу йөзләрне күрәбез,

Елак түгелләрнең дә йөрәгенә кан сава.

Кабат-кабат, нигә шулай, дибез.

Табигать үзе елый: ябалак-ябалар инде өч көн кар ява.

Тормышыгыз, гомерегез - мизгел.

Аңлата күк кемдер безгә:

"Ашыгасыз, вакыт, байлык җитми күбегезгә гел дә".

Әйтә күк ул безгә: "Ярдәмлек, дуслык, михербанлылык җитми сезгә!"

Битараф сез, кешеләр, бер-берегезгә!

Булсын тик үзегезгә генә.

Хөршидә КАСЫЙМОВА, Нырты

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X