Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дан сиңа, ветеран (шигырь)

Фашистлардан илне саклыйм, - диде Җир йөзендә күпме халыклар. Сугыш кырларында, ут эчендә Син дә үттең авыр походлар. Сугыш беткәч, Чишмәбашка кайттың, Насыйп булды илне күрергә. Тәмле суын эчеп, тыныч йоклап, Рәхәтләнеп атлап йөрергә. Сугыш эзе иде авылларда, Басу эше, ял дип тормыйлар. Тубал асып, солдат ашлык чәчә, Хатын-кызлар арттан...

Фашистлардан илне саклыйм, - диде

Җир йөзендә күпме халыклар.

Сугыш кырларында, ут эчендә

Син дә үттең авыр походлар.

Сугыш беткәч, Чишмәбашка кайттың,

Насыйп булды илне күрергә.

Тәмле суын эчеп, тыныч йоклап,

Рәхәтләнеп атлап йөрергә.

Сугыш эзе иде авылларда,

Басу эше, ял дип тормыйлар.

Тубал асып, солдат ашлык чәчә,

Хатын-кызлар арттан тырмыйлар.

Балалар да укый, эшләп,

Көтү көтә, утау утыйлар.

Су ташыйлар, бәбкә үстерәләр,

Арба белән салам ташыйлар.

Бу хәлләрне күргәч, Вахит абый,

Кайтмаганнар өчен эшләдең.

Язын, җәен, көзен һәм кышларын

Тракторда булдың, төшмәдең.

Озак еллар шулай эшләгәнгә,

"Машинам ул" дидең шаярып.

Соңгы утыртуым бүген, - диеп,

Тракторны куйдың "туарып".

Сугыш ветераны, хезмәт ветераны

Җиңүчеләр дигән даны бар.

Шуны хаклап, бүген күкрәгендә

Балкып тора медаль, орденнар.

Киләчәктә, дисең, балаларның

Төшләренә болар кермәсен.

Ветераннаң теләкләре шундый:

Без күргәнне алар күрмәсен!

Сания ВӘЛИУЛЛИНА, Башкортыстан, Янаул шәһәре

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk