Новости по рубрике - Спорт
-
Кукмара кызы йөзү буенча турнирда җиңүче булды
Ижевск шәһәрендә Олимпия чемпионы, Халыкара класслы спорт остасы Инна Абрамова призына йөзү буенча турнир үткәрелде.
-
“Олимп”та 2001-2002 елгы командалар арасында хоккей матчы узды
1 ноябрьдә "Олимп" Боз сараенда 2001-2002 елгы командалар арасында Татарстан беренчелегенә хоккей матчы узды. Анда Кукмараның "Орион" һәм Мамадышның "Олимп" командалары уйнады. Матч 1:5 исәбе белән "Олимп" файдасына төгәлләнде. Зөһрә Мохтарова хәбәре һәм фотосы
-
Кукмараның "Ягуар"лары булдыра
31 октябрьдә "Олимп" Боз сараенда хоккей буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда 2006 елгы командалар: Кукмараның "Ягуар", Апасның "Титан" командалары көч сынашты. Матч 8:3 исәбе белән "Ягуар"лар файдасына төгәлләнде. Зөһрә Мохтарова хәбәре һәм фотосы
-
Кукмара мөселманнары командасы Алабугадан җиңү белән кайтты (фото)
Кукмара районы мөхтәсибәтеннән мөселманнар командасы Алабугада узган спартакиадада катнашты. Бәйгегә 12 команда килгән иде. Гер күтәрү буенча Мансур Димиев - икенче, кул көрәшендә Альберт Низамиев өченче урыннарын яуладылар. Аркан тартышуда - беренче, мини-футболда икенче урыннарны алдык, дип хәбәр итте Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев. Рәдиф Тимергалиев фотолары
-
Полиция хезмәткәрләре һәм ветераннар арасында хоккей матчы була
7 ноябрьдә "Олимп" Боз сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган хоккей матчы узачак.
-
Спорт яңалыклары
* "Зилант" спорткомплекс базасында мәктәп командалары арасында (аны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы Руслан Шәймарданов оештырды) стритбол буенча ачык турнир үтте. Турнирда төрле яшь категорияләре буенча 40 команда катнашты. Киров өлкәсеннән дә команда килгән иде. Гомуми зачетлар буенча I урынны -күппрофильле лицей, II урынны - Манзарас урта мәктәбе алды. *...
-
“Олимп”та хоккей турнирлары узачак
"Олимп" Боз сараенда Татарстан беренчелегенә хоккей турнирлары була. 1 ноябрьдә, сәгать 12.00дә 2001-2002 елгы командалар: "Орион" (Кукмара), "Олимп" (Мамадыш) уйный. 4 ноябрьдә, сәгать 12.00дә 2001-2002 елгы командалар: "Орион" (Кукмара), "Стрела" (Казан) уйный. 5 ноябрьдә Халык бердәмлеге көненә багышланган ветеран, һәвәскәр командалар арасында хоккей турниры була. Турнирларга рәхим итегез! "Олимп" Боз...
-
Кукмара боксчылары булдыра!
"Зилант" спорткомплексының бокс бүлегендә шөгыльләнүчеләр Алабугада узган Бөтенроссия турнирында катнашты. Адель Галиев (36 килограмм үлчәү авырлыгында, күппрофильле лицей) җиңүче булды. Рөстәм Шәйхетдинов (80 килограмм үлчәү авырлыгында, Кукмара 4нче мәктәбе) - икенче, Әнвәр Мамадҗанов (52 килограмм үлчәү авырлыгында, Кукмара 4нче мәктәбе) өченче урыннарны яуладылар. Тренер-укытучылары: Ленар Галеев, Ленар Әүхәдиев, Алексей Гоглев.
-
Боксчы Мирзәхмәт Муллахмәтов Туймазыдан бронза медаль белән кайтты
Туймазы шәһәрендә бокс буенча Башкортостан Республикасы мәгариф министрлыгы беренчелеге узды. Бәйгедә "Зилант" спорткомплексының бокс бүлегендә шөгыльләнүче Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы Мирзәхмәт Муллахмәтов 48 килограммлы үлчәү авырлыгында бронза медаль иясе булды. Котлыйбыз!
-
Зур Сәрдек гимназиясендә ГТО тапшырдылар (фото)
-
“Зилант”та кызлар арасында волейбол турниры үтте (фото)
"Зилант" спорт мәктәбендә 2005-2006 елгы кызлар арасында волейбол буенча турнир узды, дип яза Кукмара муниципаль районы сайты. Ярышта 6 команда катнашты. 1 урынны - "Зилант -1", 2 урынны "Теләче-1", өченче урынны "Зилант -2" командасы алды. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр тапшырылды.
-
Кукмара волейболчылары Мамадыштан җиңү белән кайтты
Мамадышта 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча республика беренчелеге үтте. Анда барлыгы 16 команда катнашты. "Зилант" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Айрат Вахитовның командасы анда беренчелекне алды. Команда составында Фәридә Галимҗанова, Энҗе Шәфигуллина, Алинә Фәттахова (Зур Кукмара урта мәктәбе), Энҗе Хәбибуллина, Айгөл Нуруллина (Кукмара 4 урта мәктәбе), Рафиля Гыйниятова (күппрофильле лицей),...
-
"Зилант"та волейбол буенча ачык турнир узачак
21 октябрьдә "Зилант" спорткомплексында, Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 2005-2006 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелә. Башлана сәгать 9.00да.
-
Олыяз мәктәбе волейболчыларны үзенә җыйды (фото)
Олыяз мәктәбенең спорт залында 2005-2006 елгы малайлар арасында ачык волейбол турниры узды. Анда Олыяз, Янил, Зур Сәрдек, "Зилант" спорт мәктәбе командалары катнашты.
-
Ош.Юмьяда Андрей Чернов истәлегенә кросс узды (фото)
Ош.Юмьяда җиңел атлетика буенча Россия чемпионы, яшьли вафат булган Андрей Чернов истәлегенә багышланган җиңел атлетика кроссы узды. Анда 100дән артык кеше катнашты.