Новости по рубрике - Спорт
-
Фото: Бүген Зур Кукмара авылында яшәүчеләр арасында волейбол буенча турнир үтте
Анда барлыгы биш команда катнашты
-
Спорт яңалыклары
"Зилант" спорт мәктәбендә тренер-укытучы Альберт Закиров кул астында шөгыльләнүчеләр Кирово-Чепецк шәһәрендә халыкара спорт остасы Яна Шамарова истәлегенә үткән өлкә ачык ярышында катнаштылар. Анда Пермь, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Ижевск, Яр Чаллы, Воркута һәм Казаннан килгән өч команда спортчылары көч сынашты. Күппрофильле лицейның 6 сыйныф укучысы Азалия Шаһиева 200 метр дистанцияне брасс...
-
Фото: Кукмара районында якташыбыз Фирдүс Төхбәтуллин исемендәге көрәш бәйгесе уздырылды
Зур Сәрдек мәдәният йортында яшүсмерләр арасында легендар якташыбыз Фирдүс Төхбәтуллин исемендәге татарча көрәш бәйгесе уздырылды.
-
“Зилант” спорт мәктәбенең бокс буенча тренерлары конкурста җиңү яулады
Казанда республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры -2017" смотр конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. "Зилант" спорт мәктәбенең бокс бүлеге тренер-укытучысы Ленар Галеев "Осталык" номинациясендә - лауреат, Ленар Әүхәдиев "Яшь тренер" номинациясендә җиңүче булдылар.
-
Спорт яңалыклары
"Зилант" спорткомплексында Айдар Закиров истәлегенә 2006 елда һәм аннан алда туган яшүсмерләр, 2004 елда һәм аннан алда туган кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышта 4 яшүсмерләр, 8 кызлар командасы катнашты. Яшүсмерләрдән "Зилант", Янил, Зур Сәрдек командалары призлы урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында Теләче командасы беренчелекне алды. Янил - икенче,...
-
Спорт яңалыклары
Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең шахмат бүлегенә йөрүчеләр Балтачта үткән турнирда катнаштылар. Үз яшьтәшләре арасында Сәлим Рәхмәтуллин, Дилә Ситдиковалар - беренче, Нурлан Хисмәтов - икенче, Александр Ишмекеев өченче урыннарны алдылар. "Зилант" спорт мәктәбе базасында кызлар һәм яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Яңа ел турниры үтте. Яшүсмерләр арасында беренче урынны Казан шәһәреннән...
-
Кукмара баскетболчылары Буадан чемпион исеме белән кайттылар
Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә педагог Альмир Төхбәтуллин кул астында баскетбол бүлегендә шөгыльләнүчеләр Буада 2005-2006 елда туган малайлар арасында үткән XIII Яңа ел турнирыннан чемпион исеме белән кайттылар.
-
Якташыбыз чемпион исеменә лаек булды
Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда ир-егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты төгәлләнде. Ике көн дәвам иткән турнирда бил алышулар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта барды.
-
Кукмарада бадминтон буенча район беренчелеге үткәрелде
"Зилант" спорткомплексы базасында 2003 елда туучылар һәм яшьрәкләр арасында бадминтон ярышы буенча район беренчелеге үткәрелде. Яшүсмерләр арасында Поч. Сутер урта мәктәбеннән Кирилл Чертков - I, Линар Гыйльманов- II, Айдар Гыйльманов - III урынны алды. Кызлар арасында Зур Кукмара урта мәктәбеннән Сөмбел Фәсхетдинова - I, Ядегәр урта мәктәбеннән Алина Марьина- II,...
-
Спорт яңалыклары
"Зилант" спорткомплексының йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр Ижау шәһәрендә үткән республика ярышларында катнашты. Азалия Шаһиева (күппрофильле лицей), тренер-укытучысы Альберт Закиров) брасс ысулы белән 100 һәм 200 метрга йөзүдә җиң яулады. Менделеевскта Ибраһим Галимов истәлегенә билбау көрәше буенча уздырылган III ачык республика турнирында "Зилант" спорт мәктәбе укытучысы-тренер Энҗе Йосыпова 58 килограмм үлчәү авырлыгында...
-
Фото: “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар арасында дартс һәм пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында дартс һәм пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде. Бәйгеләрдә егермедән артык бала катнашты. Дартс ярышларында кызлар арасында Алсу Закирова (күппрофильле лицей) - беренче, Дарья Леонтьева (3нче урта мәктәп) - икенче, Алия Абдуллиналар (Мәчкәрә урта мәктәбе) өченче урыннарга лаек булдылар. Малайлар арасында барган бәйгедә...
-
Фото: Кукмарада Илдар Бәдретдинов истәлегенә волейбол буенча турнир үткәрелде
Турнирга барлыгы 11 команда килгән иде. Ир-атлар арасында райондашларыбыз гына булса, кызлардан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан һәм Арча көллиятеннән дә командалар килүе бәйгене тагын да бер баскычка күтәрде. Иртәнге сәгать 9 да старт бирелгән ярышның төнге сәгать 11 тулганда гына тәмамлануы да һәр очко өчен никадәр көрәш барганын раслый.
-
“Зилант” спорт мәктәбе яңалыклары
"Зилант" спорткомплексы тренеры һәм спортчысы Альберт Шәңгәрәев (тренеры Марс Бәдретдинов) Димитровград шәһәрендә сугышчан самбо буенча узган бөтенроссия ярышларында катнашты һәм 74 килограмм үлчәү авырлыгында бронза медальгә ия булды. *** "Зилант" спорткомплексының тренер-укытучысы һәм спортчы Энҗе Йосыпова (тренеры Марс Бәдретдинов) Менделеевск шәһәрендә узган билбау көрәше буенча ачык республика турнирында катнашты һәм...
-
Фото: Кукмараның ветеран командалары хоккей уйнады
"Олимп" Боз сараенда ветеран командалар арасында хоккей турниры узды.
-
Бүген полиция хезмәткәрләре һәм ветераннар арасында хоккей матчы була
Бүген, 7 ноябрьдә "Олимп" Боз сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган хоккей матчы узачак. Катнаша: Эчке эшләр бүлеге һәм Кукмара ветераннары командалары. Программада: фигуралы шуучыларның чыгышы, концерт номерлары. Башлана сәгать 19.00дә. Хоккей сөючеләрне Боз сараена көтеп калабыз! Эльвира Мөбарәкшина фотосы