Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Сәрдек балалары мәдәният йортында концерт куйды (фото)

Зур Сәрдек авылы "Әкият" балалар бакчасы коллективы ел саен матур концерт программасы күрсәтеп, тамашачыларны куандыра. Игелек атнасы кысаларында, бу коллектив быел да мәдәният йортында "Балачак көймәсе" дигән Хәйрия концерты уздырды. Эчтәлекле, матур концертта ике төркем балалары катнашты. Татар һәм рус телләрендә сөйләшкәннәренә күнеккәнбез инде, ә менә балалар инглиз телендә шигырьләр...

Зур Сәрдек авылы "Әкият" балалар бакчасы коллективы ел саен матур концерт программасы күрсәтеп, тамашачыларны куандыра. Игелек атнасы кысаларында, бу коллектив быел да мәдәният йортында "Балачак көймәсе" дигән Хәйрия концерты уздырды. Эчтәлекле, матур концертта ике төркем балалары катнашты. Татар һәм рус телләрендә сөйләшкәннәренә күнеккәнбез инде, ә менә балалар инглиз телендә шигырьләр сөйләп һәм "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп, шаккатырдылар. Иҗади эшләүче бу коллективка яңа уңышлар, куанычлы хезмәт көннәре телибез.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев