Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Купкада “Без – Купкалар” дигән музыкаль кичә үтте (+Фотолар)

Син туган як, елга-күлле Җырлы чишмәләр иле... Әйе, туган як,т уган авыл дисәк, күңелдә әллә никадәрле хатирәләр яңара. Яланаяклы балачагыбыз, күрше-күлән, дус-иш, туган-тумача белән бәйле булган истәлекле мизгелләр күз алдына килә. Туган якның бөеклеген күрү өчен аның тарихына күз сал син! Нәкъ менә шушы сузләргә бәйләп, Купка авылы мәдәният йортында...

Син туган як, елга-күлле
Җырлы чишмәләр иле...
Әйе, туган як,т уган авыл дисәк, күңелдә әллә никадәрле хатирәләр яңара. Яланаяклы балачагыбыз, күрше-күлән, дус-иш, туган-тумача белән бәйле булган истәлекле мизгелләр күз алдына килә.
Туган якның бөеклеген күрү өчен аның тарихына күз сал син!
Нәкъ менә шушы сузләргә бәйләп, Купка авылы мәдәният йортында авылыбыз тарихына багышланган "Без - Купкалар" исемле тарихи-музыкаль очрашу кичәсе булып узды. Кичәгә зур шәхесләр, күп кунаклар чакырылган иде. Авыл халкы да тарихка үз өлешен кертеп калдыру өчен зур кызыксыну белән мәдәният йортына җыелды. Мәдәният йорты фойесында авыл халкының кул эшләреннән торган зур гына күргәзмә оештырылды, үзешчәннәр концерт куйды.
Зур Сәрдек авыл җирлегенең Р.Хөсәенова җитәкчелегендәге "Ак калфак" оешмасы "Без-Купкалар" китабы буенча тарихи-музыкаль очрашу кичәсен мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте. Китаптагы мәгълуматлар һәм З.Галимова әзерләгән иске фоторәсемнәр, авылдашлар истәлекләре буенча Зур Сәрдек китапханәсе мөдире Н.Шакирова әзерләгән презентация тамашачыны яшьлегенә, ерак үткәннәргә кайтарды. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре ансамбленең тарихи җырлары да халык күңелендә шул ук тәэсирләрне яңартты.

Заһидә ГАИЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев