Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Кукмара кышы" җыр фестиваленнән фоторепортаж һәм видео

Узган җомгада район Мәдәният йорты бинасы умарта күчедәй гөжләде. Анда райондашларыбыз бердәм булып "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының Гала-концертына килгәннәр иде. Ак яулыклы бер әбекәй әйтмешли, Казан җырчыларын телевизордан көн дә күреп торабыз, ә менә үзебезнекеләр... тансык! Быел үзенең 25 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтүче җыр бәйрәменең вакытсыз арабыздан киткән...

Узган җомгада район Мәдәният йорты бинасы умарта күчедәй гөжләде. Анда райондашларыбыз бердәм булып "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының Гала-концертына килгәннәр иде. Ак яулыклы бер әбекәй әйтмешли, Казан җырчыларын телевизордан көн дә күреп торабыз, ә менә үзебезнекеләр... тансык!

Быел үзенең 25 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтүче җыр бәйрәменең вакытсыз арабыздан киткән үзешчән җырчы Илнар Камалиевка багышлануы да бик урынлы. Халыкара "Татар җыры", "Сандугач керде күңелгә", "Кукмара кышы" конкурслары лауреаты булган райондашыбызның башкару осталыгы, чыннан да, бүгенге яшьләргә үрнәк булырлык иде шул...

Бәйгенең ярымфиналында җиңү яулап, Гала-концертта катнашу хокукы алган 14 егет һәм кыз эстрада җырларын гына түгел, халкыбызның инде онытылып баручы борынгы көйләрен дә берсеннән-берсе оста, күңелләргә үтеп кереп, күздән яшьләр чыгарлык итеп башкардылар. Пчеловод егете Эдуард Даниловның "Кандыр буе"н акопеллага җырлавы үзе генә дә ни тора! Конкурсантлар башкарган "Су буеннан әнкәй кайтып килә", "Агыла да болыт агыла", "Илкәем" һәм башка татар халык җырларын зал тын да алмый тыңлады.

-Районда бу кадәр яшь талантлар бардыр, дип уйламый да идем. Сүз дә юк, яшьләребез булдыра: һәммәсе моңлы тавышлы, киемнәре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары да һөнәри җырчыларныкыннан ким түгел. Кызлар-егетләрнең барысы да мактау сүзләренә лаек. Өч сәгатькә якын рәхәтләнеп ял иттек, - ди үзешчән шагыйрь Харис Мостафин. - Әмма чыгыш ясаучыларның күбесе җыр сүзләренә игътибар биреп бетерми. Кайбер сүзләрне бөтенләй төшереп калдыралар. Бу исә җырның мәгънәсе югалуга китерә. Шуның өчен киләчәктә текстны кәгазьгә язып өйрәнсеннәр иде, дип киңәш бирәсем килә.

Билгеле булганча, фестивальнең сайлап алу турлары ике зонада - Әсән-Елга һәм Зур Сәрдек авылларында үтте. Бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 40ка якын җырчы катнашты. Фестивальне оештыручыларның берсе, газетабыз ветераны Рәшит абый Миннегалиев быел да әлеге бәйгенең эчендә "кайнады".

-25 ел эчендә "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсы проектында 500гә якын яшь җырчы катнашты, - ди ул. - Аның районыбыз яшьләре арасында популярлыгы әле дә кимеми - катнашучылар саны елдан-ел арта бару шуны күрсәтә. Быел фестивальдә катнашкан яшьләрнең күбесе республика күләмендә узучы конкурсларда да уңышлы чыгыш ясарга сәләтле. Әмма һәркемнең дә мондый бәйгеләрдә катнашу өчен мөмкинлеге юк. Бәлки, районда яшь талантларга ярдәм күрсәтү фонды оештырырга кирәктер.

Җыр бәйгесендә катнашучылар үзләре ни дияр?

-Әлеге фестиваль бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы да булды, - ди Киндеркүл авылы егете, Казан энергетика көллияте студенты Эдуард Асапов. - Аның өч турда узуы да талантлы яшьләрнең күп булуы турында сөйли. Конкурсантларның барысы да үзенчәлекле тавышка ия. Шуның өчен жюри әгъзаларына да җиңүчене билгеләү җиңел булмагандыр, дип уйлыйм. Мин үзем "Кукмара кышы" фестивалендә быел тәүге тапкыр катнаштым һәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Сәхнәгә исә балалар бакчасына йөргәндә чыккан идем. Шуннан бирле бер генә бәйгене дә читләп узганым юк. Чөнки үз талантыңны яшермәскә, аны халыкка тәкъдим итәргә кирәк. Илнар абый Камалиев белән дә икебез бергә җыр башкарырбыз, дип хыялланган идек. Әмма, кызганыч, репетиция генә ясап кала алдык...

-Сәхнәгә беренче тапкыр аяк басуым 11 сыйныфта укыганда булды. Авыл мәдәният йортында "Җыйдым җиләк" дигән җыр белән чыгыш ясавым бүгенгедәй хәтердә, - ди Гран-При иясе, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Эдуард Данилов. - Яшь талантларны барлау максатында мәктәпкә Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова килгән иде, аңа да җырлап күрсәттем. Ул мине үзенең ансамбленә чакырды. Бүгенге көндә мин Лидия апаның төркемендә җырлыйм, аннан дәресләр алам. Татар халык һәм эстрада җырларын бар күңелемне биреп башкарам. Авылдашым, танылган җырчы Вадим Захаровның иҗаты күңелемә бик якын. Соңгы вакытта классик әсәрләр белән дә мавыгам. "Кукмара кышы" фестивалендә катнашып, 2014 елда өченче дәрәҗә лауреат исеме алган идем. Быел исә иң зур бүләккә лаек булдым. Җиңүче дип үз исемемне әйткәндә дулкынлану һәм шул ук вакытта сөенү хисләре кичердем. Мондый бәйгеләр уздыру бик кирәк. Талантлы яшьләр куркып калмасыннар, активрак булсыннар иде.

"Кукмара кышы"ның җиңүчеләре:

Эдуард Данилов, Гран-При иясе.

Эдуард Асапов, Маннур Вильданов, Руфинә Габделхәева, Дилүс Нәбиев, Илүзә Хәбибуллина, Аида Егорова, Зиннур Гайнуллин - беренче-өченче дәрәҗә лауреатлар, Дилә һәм Зилә Зиннәтовалар, Инсаф Әхмәтҗанов, Динә Абдуллина, Зилә Мостафина, Әнисә Мөхәммәтҗанова, Шамил Шәфигуллин -дипломантлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев