Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чишмәбаш клубында “Исеңдәме...” дигән очрашу уздырылды

Чишмәбаш авылы клубында Зур Сәрдек җирлегеннән хәрби бурычларын Әфганстан җирендә үтеп кайткан ир-егетләр белән "Исеңдәме..." дип аталган истәлек очрашу уздырылды. Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән Тәлгать Әхмәтшин һәм Наил Латыйпов, хезмәт итеп туган ягына кайтканнан соң арабыздан киткән Марсель Фәизовлар бер минут тынлык белән искә алындылар. Зур...

Чишмәбаш авылы клубында Зур Сәрдек җирлегеннән хәрби бурычларын Әфганстан җирендә үтеп кайткан ир-егетләр белән "Исеңдәме..." дип аталган истәлек очрашу уздырылды.

Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән Тәлгать Әхмәтшин һәм Наил Латыйпов, хезмәт итеп туган ягына кайтканнан соң арабыздан киткән Марсель Фәизовлар бер минут тынлык белән искә алындылар.

Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фаттахов үзенең чыгышында иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын, яшь егетләрнең армия сафларында гомерләре өзелмәсен, туган нигезләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар, якыннарына күз яшьләрен түгәргә туры килмәсә иде, диде.

Килгән кунаклар бу очрашудан бик канәгать калдылар, дип хәбәр итте безгә Чишмәбаш авылы клубы мөдире Нурия Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев