Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балыклы үзешчәннәре спектакль куйды

Балыклы авылы үзешчәннәре "Гармун белән скрипкә" спектакле белән Балыклы - Олыяз авылы халкына чын бәйрәм ясады. Өч көндә тупланган 26 мең сум акча бу төбәктә яшәүче авыруларга хәйрия ярдәме буларак бирелгән. Спектакльне сәхнәләштерүче Олыяз урта мәктәбе педагог-оештыручысы Багавиева Айсылу Мансур кызы. Айсылу ханым туплаган театраль төркемдә авыл җирлеге башлыгы, почта...

Балыклы авылы үзешчәннәре "Гармун белән скрипкә" спектакле белән Балыклы - Олыяз авылы халкына чын бәйрәм ясады. Өч көндә тупланган 26 мең сум акча бу төбәктә яшәүче авыруларга хәйрия ярдәме буларак бирелгән. Спектакльне сәхнәләштерүче Олыяз урта мәктәбе педагог-оештыручысы Багавиева Айсылу Мансур кызы. Айсылу ханым туплаган театраль төркемдә авыл җирлеге башлыгы, почта бүлеге җитәкчесе, тракторчы, дуңгыз караучы, автослесарь һәм башкалар бар. Тамашачылар спектакльне бик җылы, яратып кабул итеп, кабат куюны сорый. Артистларга "АФӘРИН, егеләр-кызлар" диясе кала.

Элек Галиәскәр Камал театрында директор урынбасары булган, бүгенге көндә татар конгресссында эшләүче якташлары Сәрия Зиннәтова аларга: "Казанга барып куярлыгыгыз бар", - дип бәя бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев