Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Афәрин, балыклылар

Халык бик тә көтеп алганлыктан, ул көнне Балыклы авылы клубында алма төшәрлек тә урын юк иде. Клубта күптәннән мондый чара үткәрелгәне булмады шул. Олыяз урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Айсылу Баһабиева авыл үзешчәннәрен - Балыклы халкын җыеп, авылны шау иттереп, Туфан Миңнуллинның "Гармун белән скрипка" музыкаль комедиясен күрсәттеләр. Тырышсаң, сукыр күздән дә...

Халык бик тә көтеп алганлыктан, ул көнне Балыклы авылы клубында алма төшәрлек тә урын юк иде. Клубта күптәннән мондый чара үткәрелгәне булмады шул. Олыяз урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Айсылу Баһабиева авыл үзешчәннәрен - Балыклы халкын җыеп, авылны шау иттереп, Туфан Миңнуллинның "Гармун белән скрипка" музыкаль комедиясен күрсәттеләр. Тырышсаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр бит. Булдырдылар алар, башкала артистларыннан ким уйнамадылар.

"Артист"ларның һәрберсенең роле үзләренә туры китереп сайланган. Аларның парлап уйнаулары да ни тора! "Йолдызлар бик күп санасаң", дип җырлыйлар. Әйе, йолдызлар күп. Әмма безнең авылыбызда яшәүче сәхнә йолдызларына җитәме соң! Күпләр алар уеныннан соң шундый фикерләр белән таралышты, дисәм һич хата булмас.

Артистларыбыз бу көннәрдә "гастрольләр"дә йөриләр. Кайсы авылларда гына чыгыш ясасалар да, тамашачылар уйнауларына уңай бәя биреп, аларны бик җылы кабул итә. Авылдашларыбызга "Афәрин" диясе генә кала.

Сәлимә КАЮМОВА, Балыклы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев