“KAZAN OPEN CUP” Бөтенрәсәй турнирында кукмаралылар уңышлы чыгыш ясадылар (фото)
Көн темасы

“KAZAN OPEN CUP” Бөтенрәсәй турнирында кукмаралылар уңышлы чыгыш ясадылар (фото)

Анда Мәскәү, Түбән Новгород, Иваново, Саратов, Ульяновск, Димитровград һәм Татарстан командалары – барлыгы 230 дан артык спортчы катнашты

Казанда киокусинкай каратэ буенча “KAZAN OPEN CUP” Бөтенрәсәй турниры уздырылды. Анда Мәскәү, Түбән Новгород, Иваново, Саратов, Ульяновск, Димитровград һәм Татарстан командалары – барлыгы 230 дан артык спортчы катнашты. Әлеге бәйгедә Кукмараның “Атлант” клубында шөгыльләнүче Шәүкәт Җамалиев (зурлар арасында) – 2нче, Ләйсән Гайнетдинова, Ислам Бәшәров, Әмир Сәмиев 3нче мактаулы урыннарны яуладылар. Тренерлары – Айдар Борһанов.
Бүгенге көндә Ләйсән Гайнетдинова декабрь аенда Болгариянең Варна шәһәрендә узачак дөнья беренчелегенә әзерләнә. Спортчы кызга һәм тренерына уңышлар телибез.

 


Нет комментариев