Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз укучылары судомодельләр ясау буенча команда беренчелегеннән җиңү белән кайттылар

Казанда республиканың мәктәп укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышларда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Айдар Гыйльманов, Андрей Сәйфуллин, Руслан Хәйруллин, Линар Гыйльмановлардан (Поч.Сутер урта мәктәбе) торган команда икенче урынны алды. "Ишкәк тәгәрмәчле судомодельләр. Капкага төгәл тидерү" номинациясенең шәхси зачетында Кәркәүч мәктәбе укучысы Раил...

Казанда республиканың мәктәп укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышларда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Айдар Гыйльманов, Андрей Сәйфуллин, Руслан Хәйруллин, Линар Гыйльмановлардан (Поч.Сутер урта мәктәбе) торган команда икенче урынны алды. "Ишкәк тәгәрмәчле судомодельләр. Капкага төгәл тидерү" номинациясенең шәхси зачетында Кәркәүч мәктәбе укучысы Раил Бик мөхәмәтов - икенче, Поч.Сутерд мәктәбеннән Андрей Сәйфуллин - өченче урыннарны яуладылар. Кәркәүч мәктәбе укучысы Нияз Мингалиев "Контурлы модельләр. Капкага төгәл тидерү" номинациясендә өченче урынга чыкты. Укучыларның җитәкчеләре - А.Кузнецов, Ф.Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев