Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нырты клубында ир-егетләр концерт куйды (+фото)

    Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын -- елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре, хисләре - ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, ир-атларга -- гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар...

    Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын -- елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре, хисләре - ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, ир-атларга -- гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар безнең тормышны тулыландырып, ямләндереп, матурландырып торучылар. Яшәешнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә - хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса - хатын-кыз анда уңайлык-чисталык булдыра.

    Кыскасы, безнең бер елмаюыбызга йөрәген бирергә әзер хатын-кызларыбызны котларга дип, безне Нырты авылы мәдәният йортында 8 март көнендә "Без бәхетле тик сез булганга!"дип исемләнгән концертны ир -егетләребез, тулаем үз кулларына алды. Авыл халкы һәм кунакка кайтканнар белән зал шыгрым тулы иде. Кул чабучыларга карап ,бәйрәмдә катнашкан авылдашларыбыз: гармунчыларыбыз Кашапов Нургали, Загидуллин Вазих, Салимзянов Нурмехәмәт , җырчыларыбыз Бикмухаметов Хафиз, Нурислам Хәмәди, Шакиров Рөстәм, Гатин Ильяс, Балясов Александр, Чираев Мөхәрләм, Фаляхов Дамир, биюче егетләребез Асадуллин Ленар, Шакиров Расыйм,Иванов Данил, һәм мәзәк күренештә уйнаган Асадуллин Василның чыгышлары тамашачыларыбызга хуш килде.Ә инде бәйрәм концертыбызны бүгенге көндә Чаллы шәһәренең телевидение журналисты булып эшләп, шушы шәһәрдә гомер итүче,безнең авылдашыбыз Райнур Вахитов алып барды. Барлык катнашкан ир-егетләребезгә,оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә ,барлык Нырты авылы хатын- кызлары исеменнән чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ике сәгатькә якын барган бәйрәм концерты сизелмичә дә үтеп китте,чөнки һәр чыгыш ясаган егетләребез,йөрәк түрендәге ихлас бәйрәм котлауларын үзләренең җыр, нәфис сүз, бию, мәзәкләре аша безгә җиткерделәр. Кичә бик күңелле үтте. Рәхәтләнеп ял иттек. Сокланабыз һәм хөрмәт итәбез без сезне. Шушы дәрәҗәдән үзегезне бервакытта да төшермәгез, ә бары югары үрләргә генә үрләгез....

    Реклама

    Барлык Нырты авыл халкы исеменнән пенсионер Хасаншина Газилә апагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: