Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәчкәрәдә "Сандугач чишмәсе" төзекләндерелде (+фото)

Россия хөкүмәтенең ЛУКОЙЛ хәйрия фонды "РИТЭК" мәдәни һәм социаль проектлар конкурсы оештыра. Кукмараның "Туган якны өйрәнү" музее коллективы, Ләбүдә Дәүләтшина җитәкчелегендә "Сандугач чишмәсе" проекты белән катнашып, 175000 сум акча отты. Әлеге суммага бистәбезнең "Металлодизайн" оешмасы Мәчкәрә авылындагы "Сандугач чишмәсе"н төзекләндерде. Бу эштә аларга авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәлиуллин, авыл халкы,...

Россия хөкүмәтенең ЛУКОЙЛ хәйрия фонды "РИТЭК" мәдәни һәм социаль проектлар конкурсы оештыра. Кукмараның "Туган якны өйрәнү" музее коллективы, Ләбүдә Дәүләтшина җитәкчелегендә "Сандугач чишмәсе" проекты белән катнашып, 175000 сум акча отты. Әлеге суммага бистәбезнең "Металлодизайн" оешмасы Мәчкәрә авылындагы "Сандугач чишмәсе"н төзекләндерде. Бу эштә аларга авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәлиуллин, авыл халкы, Мөнир хәзрәт тә теләп булышты.

Шушы көннәрдә Мәчкәрә авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Шакирова белән берлектә чишмәне тантаналы ачу булды. Тантанадан соң бәйрәмгә җыелган халык авыл мәчетендә Корбан ашында катнашты. Бу ашны танылган Үтәмешевлар нәселенең дәвамчысы Рузалия апа Хисаметдинова оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk