8-14 июль көннәрендә Кукмарабыздан Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Илсур хәзрәт Рәхмәтуллиннар Казанның Тынычлык мәчетендә бер төркем дин кардәшләре белән берлектә игътикафта (мәчеттә берөзлексез ун көн булу) булып кайттылар. Аларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе чакырган. Игътикаф вакытында алар төрле дәресләрдә катнашканнар, вәгазьләр тыңлаганнар һәм азан әйтү буенча Рәдиф хәзрәт иҗазә...
8-14 июль көннәрендә Кукмарабыздан Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Илсур хәзрәт Рәхмәтуллиннар Казанның Тынычлык мәчетендә бер төркем дин кардәшләре белән берлектә игътикафта (мәчеттә берөзлексез ун көн булу) булып кайттылар. Аларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе чакырган.
Игътикаф вакытында алар төрле дәресләрдә катнашканнар, вәгазьләр тыңлаганнар һәм азан әйтү буенча Рәдиф хәзрәт иҗазә (Пәйгабәрәбезгә тоташа торган белем чылбыры) алу бәхетенә ирешкән. Иҗазәне бу көннәрдә игътикафта булган ике генә кешегә тапшырганнар.
фото:
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев