Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Анда Сабантуй, чыгарылыш кичәләрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм терроризмны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү, сәүдә үзәкләрендә, торак-коммуналь хуҗалык объектларында җәмәгать куркынычсызлыгын кисәтү, районда Бердәм Дәүләт имтиханнары бирүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү, Кукмара районы прокурорының кисәтүе буенча фикер алышу, районга радикаль агымның үтеп керүенә юл куймау һәм экстремизмны кисәтү буенча 22...

Анда Сабантуй, чыгарылыш кичәләрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм терроризмны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү, сәүдә үзәкләрендә, торак-коммуналь хуҗалык объектларында җәмәгать куркынычсызлыгын кисәтү, районда Бердәм Дәүләт имтиханнары бирүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү, Кукмара районы прокурорының кисәтүе буенча фикер алышу, районга радикаль агымның үтеп керүенә юл куймау һәм экстремизмны кисәтү буенча 22 майда үткәрелгән эшче төркем утырышында тикшерелгән сораулар буенча карар кабул итү һәм башка мәсьәләләр каралды. Көн тәртипләре буенча полиция, янгын күзәтчелеге, электр челтәре, газ, инженерлык челтәре хуҗалыклары, колхоз базары, кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләренең, район мәгариф идарәсе начальнигының, комиссия сәркатибенең чыгышлары тыңланды. Утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин алып барды һәм бу юнәлештә төгәл бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk