Кукмара районында быел дүрт кеше үз-үзенә кул салган
Арча регионара тикшерү бүлегендә Кукмара районы буенча быел үз-үзенә кул салган 4 кешенең мәетләре табылу турында хәбәр теркәлде, дип хәбәр итте әлеге бүлекнең җитәкчесе, юстиция майоры Илназ Әхмәтҗанов. Чагыштыру өчен: 2013 елда шундый 14 мәет табылу һәм үзен харап итәргә (күп очракта асылыну юлы белән) омтылган 8 кеше турында хәбәрләр...
Арча регионара тикшерү бүлегендә Кукмара районы буенча быел үз-үзенә кул салган 4 кешенең мәетләре табылу турында хәбәр теркәлде, дип хәбәр итте әлеге бүлекнең җитәкчесе, юстиция майоры Илназ Әхмәтҗанов. Чагыштыру өчен: 2013 елда шундый 14 мәет табылу һәм үзен харап итәргә (күп очракта асылыну юлы белән) омтылган 8 кеше турында хәбәрләр алынган. Бу кешеләрнең яшьләре 20дән 50 яшькә кадәр, күбесе исерек хәлдә булган. Аларга карата кылынган нинди дә булса җинаять эзләре табылмаган.
фото: http://www.addictionsearch.com/blog/keyword/suicide/1/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев