Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район газетасына язылучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә

    2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. 6 айга язылу бәясе - 438, ә оешмалар өчен 510 сум тәшкил итә. Почта бүлекчәсендәге абонент ящикка яки сорап алганчыга кадәр язылсаң, халык өчен 6 айга язылу бәясе - 333 сум 12 тиен, оешмалар өчен - 405 сум 12...

    2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. 6 айга язылу бәясе - 438, ә оешмалар өчен 510 сум тәшкил итә. Почта бүлекчәсендәге абонент ящикка яки сорап алганчыга кадәр язылсаң, халык өчен 6 айга язылу бәясе - 333 сум 12 тиен, оешмалар өчен - 405 сум 12 тиен. Газетага 3 айга яки һәр ай саен бүлеп язылырга да мөмкин.

    Моннан тыш, газетага он-лайн режимында да язылып була. Хезмәт күрсәтүнең бу төре өйдән яки офистан чыкмыйча да республика һәм район газеталарына язылу мөмкинлеге бирә. "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең www.tatmedia.ru сайтында "Подписка" дигән баннер урнаштырылган. Шуннан www.tatpost.ru/Podpiska/index.aspx бүлегенә күчәргә кирәк. Интернет-ресурска "Татарстан почтасы"ның www.tatpocta.ru сайтының "Интернет-подписка" баннеры аша да керергә мөмкин. Аннан соң сайтта теркәлергә, абунә төрен - физик яки юридик затмы һәм абунә каталогын сайларга кирәк. Матбугат төрен исем яки индекс аша эзләргә була. Подписканы банк картасы белән он-лайн режимында түләргә мөмкин.

    Реклама

    фото: http://www.otzivosvadbe.ru/2012/03/page/8/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: