23 май 2022 яңалыклары
-
Кукмара районында ир учак янында йокыга киткән һәм үлемгә китерә торган җәрәхәтләр алган
Бу хәл Плаксиха авылы янында була.
-
Тәмле телле, ихлас, кешелекле, юмарт ул Кукмарадан Ольга Юскаева
...Әтисе Федорның сугыштан кайткан көненә инде 77 ел вакыт үтсә дә, бүгенгедәй хәтерендә аның. 1945 елның ноябрь ае. Өйләренә якын гына булган мәктәпнең икенче сыйныфында дәрес бара. Шулчак укытучы сөйләгәнен бүлеп, ишек шакыйлар. «Әлинкә, әтиең сугыштан кайткан икән бит, әнә туганың шуны әйтергә килгән, бар, өеңә кайт, яме», - ди укытучы апасы, аңа елмаеп.
-
Кукмараның яшь йолдызчыгы «Мини мисс Татарстан – 2022» конкурсы финалыннан бүләкләр белән кайтты
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ильвина Руфина «Сокландыргыч - 2022» номинациясендә җиңү яулады, шулай ук «Мини мисс актриса» дип тә танылды.
-
Кукмара районының ике мәктәбендә илкүләм проект буенча ремонт эшләре бара
Кукмара өченче мәктәбен – 63, ә Нырья мәктәбен 110 миллион сумга тулысынча төзекләндерергә һәм җиһазландырырга планлаштыралар.