Анна Федорова: «Орден тапшырганда шулкадәр дулкынланган, хәтта тез буыннарыма кадәр калтыраган иде»
«Интернационал» колхозы бозау караучысы Анна Федорова үз эшенең чын остасы буларак танылды. Ул узган бишьеллыкта ирешкән югары хезмәт нәтиҗәләре өчен Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде. ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М.Г.Сабиров А.Федоровага орден тапшыра.