Алыргамы, юкмы: бәрәңгенең өлгергәнлеген ничек аңларга?
Бакчачыларның күбесен бәрәңгене алыргамы, әллә иртәрәкме әле дигән сорау борчый. Әлбәттә, бу эшкә җитди карарга кирәк. Чөнки вакытыннан алда алынган бәрәңгене саклавы авыр булачак. Артык озакка сузарга да ярамый, яңгырлар башланып, бәрәңге чери башларга мөмкин.