«Алтыннарны өйдә калдырсам, онык урлап сатар дип куркам» (тормыш хәле)
Менә ничәнче тапкыр инде мунчада бер әбине күзәтәм. Мунчага, ашка килгән кебек, бөтен беләзекләрен киеп килә, салмыйча гына юына. Баштарак һавалы гына: «Мин шулай өйрәнгән инде, без кулда алтын-көмеш барлыгын тоймыйбыз да», — кебегрәк сөйләнгән иде. Бер юлы чын дөресе ачылды: «Өйдә калдырсам, онык урлап сатар дип куркам», — дип ычкындырды.