Наратлыкны чүпләп бетергәннәр
Мин Рудник авылына кунакка килгәлим. Янәшәсендәге нарат урманына барып, яшел күркә, нарат бөресе җыеп кайтам, көзен гөмбә җыям. Биредә аңкыган сагыз, ылыс исләре сулышларымны киңәйтеп җибәрә. Урманның матурлыгы күңелемә шифа бирә. Бу наратларга йөз елдан артык, бәлки, йөз илле еллап бардыр. Бакыр рудасы чыгарылган урыннарга кеше куллары белән утыртылган алар....