13 ноябрь – Ак таякчыклар көне
Көзнең моңсу уртасына
Атлап керде безнең Җир шары.
Алтын яфрак, кызыл миләш белән
Мул уңышы - халык шатлыгы.
Ноябрьнең уртасына җиткәч,
Күктән фәрештәләр иңәрләр.
Ак таякчык тоткан бәндәләргә
Бары сабырлыклар теләрләр.
Таякчыкның төсе ап-ак булыр,
Фәрештәләр канатыннан яралган.
Бәлки шуңа изгедер ул таяк...
Бирелгән ул, гүя, кайгыдан.
Кемнәр тоткан соң...