Зенитчы кыз – ул минем әбием
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә мин, үземнең сугышта катнашкан әби-бабайларым турында тагы да күбрәк белергә теләп, әниемә мөрәҗәгать итәм. Без бергәләп әбиебез турында хатирәләрне яңартабыз.
Әниемнең әбисе - Фазылҗанова Мәгъмүрә Каюм кызы 1922 елда дөньяга килә. Ул Мәчкәрә урта мәктәбен тәмамлап, сугышка кадәр Ядегәр, Янил, Күкшел башлангыч мәктәпләрендә укытучы...