Кукмарада “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең зона бәйгесе бара (+Фото)
"Созвездие-Йолдызлык - 2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона бәйгесе район Мәдәният йортында уза. Бәйгедә үз осталыкларын күрсәтергә Балтач, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Кукмараның сәнгать сөючеләре җыелган. Фестивальдә катнашучылар "Ялгыз җыр", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография", "Алып баручы"; "Иң яхшы җыр көе" композиторлык номинациясе; "Иң яхшы җыр тексты"...