Почтальоннарның эш хакын арттырсыннар иде
Почтальоннар зур булмаган хезмәт хакына гаять җаваплы һәм авыр эш башкаралар. Ишегалдында эт асраучылар күп, кайсы бәйдә, кайсы бәйләмәгән, ә бит курыкмыйча керергә кирәк. Ычкынып китеп, бозау кадәр эт өстенә сикерсә, газета-журналларың, акчаларың харап була дигән сүз. Аннары җавап тотасы бит. Кермичә китсәң дә ярамый: вакытында китермиләр, дип зарланачаклар. Яңгырлы,...