19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Табиблар бала тапкан хатын карынында җәймә калдырган
Санкт-Петербургның академик Павлов исемендәге беренче дәүләт медицина университетында гадәттән тыш хәл килеп чыккан - табиблар авыру эчендә җәймә онытып калдырганнар. Кесареводан соң эче авыртуга түзә алмаган яшь әнине табиблар өенә кайтарып җибәрәләр, ләкин 25 көннән соң ул янә операция өстәленә эләгә. Бу юлы Хәрби-медицина академиясе хирурглары аның эченнән... кесареводан соң...
-
Якташыбыз Вадим Захаровның авызында энә онытып калдырганнар
- Бу арада үтереп тешем сызлады. Түзә алмагач, төнге икенче яртыда түләүле клиникага киттем. Теш табибы - яшь кенә егет. «Хәзер ярдәм итәм», - дип ышандырды. Укол кадады, кырды, инәләр тыкты шунда, мышьяк салды. 1500 сум акча алды. Кабат чакырды. Әзрәк тынычланып кайтып киттем. Концертлар белән йөреп, мышьяк бөтенләй истән...
-
Районыбыз укытучылары көч сынашкан (+Фотолар)
Кукмарада "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасының ел укытучысы" бәйгесенең район этабы узды. Анда район мәктәпләреннән әлеге дәресне иң нәтиҗәле алып баручы педагоглар катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара 4нче мәктәбеннән Айрат Шакиров алды. Икенче урында - Олыяз мәктәбеннән Альбина Шәрәфиева, ә өченчедә - Байлангар мәктәбеннән Ришат Шәйдуллин.
-
Район Мәдәният йортында “Студентлар кышы” иҗат фестивале узачак
3 февральдә район Мәдәният йортында укучы яшьләрнең "Студентлар кышы" иҗат фестивале узачак. Иҗат сөюче яшьләрне "Вокал", "Нәфис сүз", "Бию", "Гитарга җырлау", "Музыка инструментында уйнау" номинацияләрендә, студентлар миниатюрасы театрында катнашырга чакырабыз. Башлана 17.00 сәгатьтә. Заявкалар 2-61-51 (район мәдәният йорты), 2-01-20 (яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә) телефоннары аша кабул ителә.
-
Алимент түләмәүче меңләгән кеше җинаять җаваплылыгына тартылган
Узган ел Татарстанда явызларча алимент түләмәүчеләргә карата 1095 җинаять эше кузгатылган. Әлеге эшләр буенча 927 гаепләү карары чыгарылган булуы да игътибарга лаек. Шуның аркасында гамьсез әти-әниләр төзәтү, мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, кулга алынган яки ирекләреннән мәхрүм булган. Кузгатылган җинаять эшенең 17се якларның килешүе буенча туктатылган. 2015 елда суд приставларында алиментларны...
-
Буранда адашкан 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алганнар
Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан. Әлеге хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе мәгълүматларына таянып, prokazan хәбәр итә. Идарә тармагында әйтүләренчә, буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән...
-
Әсән-Елга авылы китапханәчесе балалар өчен “Иң тәмле сүз-рәхмәт” дигән тематик дәрес үткәрде
Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова, Бөтендөнья рәхмәт көне уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Иң тәмле сүз-рәхмәт" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Китапханәче балаларны "рәхмәт" сүзенең килеп чыгышы белән таныштырганнан соң, аларны куллана белергә өйрәтте.
-
Кукмарада 209 исерек шофер тоткарланган
Узган елның 12 аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 9530 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 209ы - исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт руле артына утыру.
-
Качману сынамышлары
-Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак. -Качмануда ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак. -Качману салкыннары шулай ук муллык вәгъдә итә. -Качмануга каршы төндә йолдызлар күп булса, җиләк уңышына, ә инде йолдызлар ялтырап янсалар, сарык маллары өчен уңай ел. -Качманудан Май Чабуга (Масленица) кадәр - туйлар...
-
19 гыйнвар – Качману бәйрәме
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан соң 12 көнгә...