12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Коткаручылар кисәтә: 31 градуска кадәр салкынайта, буран чыга
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтү хәбәре таратты. Министрлыктан Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән 13 гыйнварда һава температурасының 26-31 градуска кадәр салкынайтуын җиткерәләр. Кайбер районнарда томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. 14 гыйнварга каршы төндә...
-
Актырнак сөйләгәннәрдән
Кечкенә гәүдәле маэмайлар нәселеннән мин. Исемсез көчек чагымда яңа хуҗаларга күчтем. Яшь хуҗаларым исемемне Джеки Чан дип атамакчылар иде, өлкән хуҗам бу кушаматны ошатмыйча, тәпиләремә карап - Актырнак дип йөртергә кушты. Бу исемгә үзем дә күндем. Әллә нинди чит-ят түгел, матур исем. Күршебездә дә Байкал исемле зур гәүдәле, акыллы гына...
-
Вакытсыз вафат булган Илнар Камалиевка багышлана
Соңгы юлга озата бардык сине Тыңлый-тыңлый моңлы җырларың. Үзәкләрне өзеп яңгырады тавышың, Тетрәндереп йөрәк кылларын. Күптән түгел, әле кичә генә Басып тордың сәхнә түрендә. Китәсең бит инде мәңгелеккә Менеп җитми гомер үреңә. Күпме җырың калды җырланмыйча Сагыш тулы күңелең төбендә. Җырланмаган җырың нурлар сибеп Юлдаш булсын кара гүреңдә. Син бу...
-
Рөстәм Миңнехановның әнисенә 85 яшь тулган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әнисе 85 яшьлек туган көнен билгеләп үткән. Бу хакта Президент Instagram челтәренә язып калдырган. Социаль челтәрдәге рәсемдә - бертуганнар - Рөстәм, Рифкать һәм Рәис Миңнехановлар әниләре белән. Президентның: "85-летие Мамы", - дигән язуыннан соң күпсанлы котлаулар тезелеп киткән. Котлауларга без дә кушылабыз! http://intertat.ru
-
Казан – Шәмәрдән юлында һәлакәт: кеше гомере өзелгән (+фото)
Юл-транспорт һәлакәте 10 гыйнварда, 15:30 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 49 нчы чакрымында - Питрәч районы биләмәсендә булган. Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек йөртүче идарәсендәге "ВАЗ-2115" машинасы куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм "Рено Флюэнс" автомобиле белән бәрелешә. "Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, һәлакәт аркасында ватан машинасындагы 19 яшьлек...
-
Без Сезне онытмабыз, Вәсилә апа!
7 гыйнвар көнне рәхимсез авыру Пычак авылында яшәгән яраткан һәм олы хөрмәткә лаек булган укытучыбыз Галимуллина Вәсилә Габделхалик кызын арабыздан мәңгелеккә алып китте. Вәсилә апа гомере буе Пычак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытып, бик күп укучыларны олы тормыш юлына чыгарды. Безнең өчен сыйныф җитәкчебез генә түгел, сердәшче-киңәшчебез,...