4 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кукмаралылар бүген төнлә “Йолдызлар яңгыры”н күзәтә алачак
Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә, 5 гыйнварда, күктә гаҗәеп тамаша - "йолдызлар яңгыры"н (метеоритлар агымы) күзәтеп булачак. Әлеге астрономик күренеш 23.00 сәгатьтә башланып, таң атканчы дәвам итәчәк. "Йолдызлар яңгыры"н күзәтү өчен ниндидер махсус техника кирәкми, аны гади күз белән дә күреп булачак. Тик шунысы бар: аның бөтен матурлыгын күрер өчен, шәһәрдән...
-
Фирдүс Тямаев: Яшьләр дискотекага Радик Юльякшин концертына килгән кебек агылмый
Ике популяр җырчы Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин (Elvin Grey) "Кабатла" концертында үзара бер-берсенең җырын башкаргач, хәзер Радик кая гына барса да, Фирдүснең "Гомер үтә" җырын сорап җырлаталар икән. Дөрес, Радик бу җырны башкарганчы, сәхнәдә халык алдында Фирдүскә шалтыратып, җырчыдан рөхсәт сораган. - Фирдүс, Радикның иҗаты белән танышмы син? Аның...
-
5 гыйнварда Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркында “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе була
Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркында (4нче мәктәп янында) "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе (9.00-13.00 сәгатьләрдә) -Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады; -спорт бәйгеләре (чаңгы узышлары, итекле минифутбол), конкурслар, балалар өчен халык уеннары, әйлән-бәйлән, Кыш бабай һәм Кар кызы белән флешмоб; -зур бәйрәм концерты; -киез итек-киез эшләнмәләрне сату; -авыл хуҗалыгы товарларын сату; -сувенирлар...
-
Доллар бәясе 168 сум була ди...
Әгәр якын киләчәктә нефтькә бәя төшү дәвам итсә, 1 доллар 168 сумга җитәргә дә мөмкин, ди белгечләр. "Bank of America" белгечләре мондый фикергә соңгы вакытларда булган үзгәрешләр аркасында килгән. Нефтьнең бер барреле 36 долларга төште, 16 декабрьгә Русия банкы доллар курсын 70,82 сум дип билгеләде. Бу - 1998 елгы деноминациядән...
-
Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда бәйрәм концерты узды (+Фото)
Көн саен Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда районыбыз үзешчәннәре концерт куя. Җыр-биюләр, берсеннән-берсе матур җырлар гына түгел, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уеннары да оештырыла. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә тагын да ямь өсти.