2 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Шәрык биюләрен башкаручы Рәзит Минһаҗев: «Кызлар соклана, ирләр сагая» (+ФОТО)
Шәрык биюләрен хатын‑кыз матурлыгын күрсәтүче нәзакәтле бию буларак кабул итәләр. Баксаң, ул элек-электән көчле затлар биюе булган икән. Һәрхәлдә, Рәзит Минһаҗев моның шулай булуын дәлилли. - Рәзит, авылда туып-үскән малайның ничек биюче булып китүен беләсе килә. - Балалар бакчасында ук концерт куйганда, биюне аеруча үз итә идем. Бераздан әни белән...
-
Манзарас мәктәбе янында балалар өчен бәйрәм узды (+Фото)
Манзарас мәктәбе янындагы стадионда балалар өчен бәйрәм узды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар чыршы тирәсендә җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Бер бала да бәйрәмнән бүләксез китмәде.
-
23 яшьлек егет Яңа елда күзсез кала язган
Фаҗигале очрак Казанның "Әкият" курчак театры янындагы Бозлы шәһәрчектә була. Биредә Яңа елны каршы алганда 23 яшьлек егет пиротехник эшләнмәне һавага җибәрергә уйлый. Ләкин ул иминлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, травма ала - аның күзенә зыян килә. Егетне тиз арада Республика клиник офтальмология больницасына озаталар. Анда зыян күрүчегә кирәкле ярдәм күрсәтелә....
-
Район башлыгы гыйнвар ае юбилярларын бәйрәмнәре белән котлый
Гыйнвар аенда Яңа Сәрдектән Гыйлембану Гарифуллина, Фоат Фәтхрахманов, Төркәштән Нәсимә Хәбибуллина, Чишмәбаштан Габделвахит Шәмсетдиновка, Лельвиждан Екатерина Зюракова, Кәчимирдән Гөлҗиһан Шәрәфиева, Лубяннан Вәрәкыя Рәхимуллина, Кукмарадан Җәмилә Алиевага - 90. Пчеловод авылында яшәүче Анна Димитриева һәм Югары Комардан Екатерина Петроваларга 95 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан...
-
Авариядә бер бала үлгән
Чаллыда яңа ел төне алдыннан җиңел машина һәм шәһәрара пассажир автобусы бәрелешүе нәтиҗәсендә бер бала үлгән, тагын дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган. Каза Оренбур-Казан юлының 190нчы километрдан булган. Коткаручылар хәбәр итүенчә, автобус пассажирларны төшерү өчен туктаган. Шунда аңа «Шевроле» машинасы килеп бәрелгән. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52673-tatarstanda-yul-kazasyinda-ber-bala-%D2%AFlg%D3%99n.html
-
3 гыйнварда Кукмарада узачак бәйрәм чаралары программасы
Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты; Кукмара 3нче мәктәбе стадионында 10.00-13.00 сәгатьләрдә балалар өчен бәйрәм чаралары: спорт бәйгеләре, конкурслар, чыршы әйләнәсендә Кыш бабай, Кар кызы белән уеннар оештырыла.
-
Кышкы сынамышлар
Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр. Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар. Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт. Декабрьдә көн - чыпчык адымы,гыйнварда -карга адымы,...