Йөргән юллар
1968 елда миңа, яшь агрономга, профсоюз һәм комсомол оешмасының юлламасы буенча, үзебез өчен мәңге истә калырлык экскурсиягә - ГДРга барырга насыйп булды. Төркемдә 25 кеше: агрономнар, зоотехниклар, завод-фабрика белгечләре, механизаторлар. Җитәкчебез район комсомол комитеты беренче секретаре Сайрин Садриев иде.
Мәскәүдә җитди әңгәмә узганнан соң, Мәскәү-Берлин поездына утырыр өчен Белоруссия вокзалына...