7 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Күршемә шаккатам: өендә телевизор, компьютер, кәрәзле телефон ише җиһазлар юк
Күршеләремә шаккатам. Карап торышка әлеге гаилә башкалардан берни белән дә аерылмый кебек. Уртача яшьтәге ир дә, хатын да шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Хәлле гаилә икәнен әйтеп тә торасы юк. Ике уллары бар. Олысы быел укырга керде, икенчесе кечкенәрәк әле. Тик күршеләремнең өендә телевизор, компьютер, кәрәзле телефон ише җиһазлар юк. Дөресрәге,...
-
Казанда боз яуган (+Фото)
Татарстанда давыл турында кисәтү таратканнан соң, озак вакыт та узмады, Казанны кара болыт каплады. Әлеге минутларда җил-давыл котыра. Синоптиклар иртәгәгә кадәр көчле җил һәм яңгыр турында кисәтә, дип яза http://matbugat.ru Фотолар "События недели" сайтыннан алынды.
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр
Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): "Урал" хуҗалыгыннан Райнур Гыйлметдинов (Тукано 430) - 10,56. "Урал" хуҗалыгыннан Рөстәм Шәйхетдинов (Мега 360) - 10,4. "Дружба" хуҗалыгыннан Илдар Хафизов (КЗС-7) - 7. Ашлык ташучы алдынгы шоферлар (тн/км): Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нурсил Йөзмиев (ГАЗ-53) - 14020. "Урал" хуҗалыгыннан Раниф Ганиев (ГАЗ САЗ) - 7703,64....
-
Татарстанга 30 градуслы челлә “кайта”
Татарстан синоптиклары фаразламасы буенча, дүшәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр, көндез күпчелек районнарда тымызык яңгыр, аерым районнарда - яшенле яңгыр. Салмак җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән, көчәйгәндә, 15-20 м/с тизлектә исәр дип фаразлана. Төнлә һава температурасы 12-17 градус җылы була, көндез 25-30 градуска кадәр...
-
Ныртыда спорт мәйданчыгы ачылды (+Фото)
Капиталь ремонттан соң яңарып, заманча төсмер алган Нырты авылы мәктәбендә тагын бер шатлыклы вакыйга - спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Федераль программа нигезендә төзелгән 600 квадрат метрлы бу мәйданчык яхшы сыйфатлы махсус койма белән әйләндереп алынып, баскетбол щитлары белән җиһазландырылган, ә аяк астына йомшак келәмне хәтерләтүче резина материал җәелгән. Бу...
-
Район җитәкчелеге ветераннарны юбилейлары белән котлый
Сентябрь аенда Кукмарадан Ольга Иванова, Мәрьямбикә Нәҗиповаларга - 95 яшь, Түбән Өскебаштан Зөһрәбикә Мөхәммәтшина, Кукмарадан Надежда Данилова, Нормабаш авылыннан Сәүдә Әскәроваларга 90 яшь тула. Район җитәкчелеге ветераннарны олы юбилейлары белән тәбрик итә, күңел көрлеге, тыныч тормыш тели.
-
Авариядә яшь кызның гомере өзелгән
Иске Зәй бистәсен әйләнеп узу юлында "Лада Гранта" автомобиле белән "ВАЗ -21014" машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә соңгы машинаны йөртүче хатын-кызның фаҗига урынында гомере өзелә. Ул Зәй районыЮгары Мәлем авылы кызы. Фаҗига килеп чыгуда сәбәпче "Лада Гранта" шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм ул руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыруда...