28 август 2015 яңалыклары
-
Кукмарада терлекчеләр слеты узды (+Фото)
Бүген Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр слеты узды. Анда районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырды һәм котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм Сабантуй белән дәвам итте.
-
Кечкенә бала суперкеләй ашаган
Яр Чаллыда өлкәннәр игътибарыннан читтә калган кечкенә сабый суперкеләй тюбигы тапкан. Аннан келәйне сыгып чыгарган да ашаган. Нык елаган баланы озак тынычландыра алмагач, әни кеше ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга мәҗбүр булган. Тикшерү баланың авыз эче куышлыгындагы лайлалы тышча янганын күрсәткән. Хәзер бала шифаханәдә - табиблар күзәтүе астында. саба таңнары фото:...
-
Казанда кыз белән егет күпердән тимер юлга егылып төшкәннәр
Аларның икесе дә авыр хәлдә. Бу хәл Казанның Дербышки - Восстание Пассажирская перегонында була. Кичә кич белән 14 яшьлек егет белән кыз Дәрвишләр бистәсе күпереннән тимер юлга егылып төшәләр һәм электр үткәргеч чыбыкларга эләгеп калалар. Икесен дә ток суга. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Кызның тәне 65% пешкән. Хәзерге вакытта...
-
Кукмаралыларны Республика көнендә рәттән өч көн ял көтә
29, 30, 31 август көннәре ял көннәре булып исәпләнә. Гадәт буенча без 30 августта ял итәргә күнеккән. 2015 нче елда бәйрәм көн булган 30нчы август якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән...
-
Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю төгәлләнеп килә
Бәйрәм көннәрендә дә иген басуларында эш туктап тормый. Ә Вахитов исемендәге хуҗалыкта урып-җыю инде төгәлләнде. Һәр гектардан уртача 40 центнердан югары ашлык суктырылды. "Урал", "Восток" хуҗалыкларында, "Лесной" агрофирмасында да соңгы гектарларның уңышы җыела. Урып-җыю эшләре белән бергә, көзге культураларны чәчү дә дәвам итә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Мин яратам сине, Татарстан, мин яратам сине, Кукмара!
Хәлим ГОБӘЙДУЛЛИН: -Мин тумышым белән Кукмарадан. 1984 елда Себер якларына эшкә китәргә туры килде. Сургутта 30 ел яшәгәннән соң, туган ягымда йорт торгызып, гаиләм белән шунда кайтып төпләндек. Һавасы саф, табигате матур Кукмараның. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип белми әйтмиләр. Без дә, Себердән меңнәрчә чакрымнарны үтеп,...