Мин яратам сине, Татарстан, мин яратам сине, Кукмара!
Хәлим ГОБӘЙДУЛЛИН:
-Мин тумышым белән Кукмарадан. 1984 елда Себер якларына эшкә китәргә туры килде. Сургутта 30 ел яшәгәннән соң, туган ягымда йорт торгызып, гаиләм белән шунда кайтып төпләндек. Һавасы саф, табигате матур Кукмараның. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип белми әйтмиләр. Без дә, Себердән меңнәрчә чакрымнарны үтеп,...