12 июнь 2015 яңалыклары
-
Туембаш авылында яңа мәчет ачылды (+Фоторепортаж)
Бүген районыбызның Туембаш авылында яңа мәчет ачылды. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев, иганәчеләр, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты.
-
Лаешта хәзинә тапканнар
Бу хәзинәгә «Радость детства» фондының эшчеләре Лаеш шәһәренең мәктәп теплицасы булачак урында казу эшләрен алып барганда тап булалар. источник: http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/6112-laeshta-hәzinә-tapkannar-%20foto.html
-
Тимур Батрутдинов Әлмәт кызы Дарья Кананухага өйләнә
"Камеди Клаб" резиденты булган Тимур Батрутдинов "Холостяк" проекты финалисткасы Дарьяга тәкъдим ясады. Кайбер чыганакларга караганда, Дарья Тимур янына күченеп киткән инде. Дарья тумышы белән Әлмәттән. Ул Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбен тәмамлаган, соңрак Казанга күченеп китеп, КФУга укырга кергән. Әлмәт таңнары источник: http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/6146-timur-batrutdinov-әlmәt-kyizyi-darya-kananuhaga-өylәnә.html фото: www.vistanews.ru
-
Бергә булганда – без көчле!
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән котлый. Бүген Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Россия көне. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. - Илебез дәүләтчелегенең меңъеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң...
-
Кукмарада ял паркы ачылды (+Фоторепортаж)
Бүген районыбызда сөенечле вакыйга булды. Тантаналы төстә элеккеге "Гастроном" кибете каршындагы ял паркы ачылды. Аны "Строй-Гарант" һәм "Стройком" төзелеш оешмалары сафка бастырды. Бәйрәмдә район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашты, бәйрәм белән котлады, төзүчеләргә үзенең рәхмәтен җиткерде.