21 апрель 2015 яңалыклары
-
Тукай каберендә дә хата булгач инде... (ФОТО)
Күптән түгел бер төркем татар язучылары һәм зыялыларының Тукай каберенә чәчәкләр салуыннан фоторепортаж элгән идек. Роза Мифтахова исемле укучыбыз бер детальгә игътибар иткән. "Татарча хатасыз" акциясенә мисал җыючыларга Тукай каберенең фотосын да аласы иде. Башка очракта тыныш билгеләренә күз йомарга да була, тик бу бит Тукай кабере!" - дип яза...
-
"Ел укытучысы-2015" җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар
Шушы көннәрдә Казанда "Ел укытучысы - 2015" республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар. Кукмара 3нче урта мәктәбенең рәсем укытучысы Вадим Шахтин "Педагогиканың киләчәге" дигән номинациядә җиңү яулады, күппрофильле лицей укытучысы Лилия Фазлыева "Татарстанның химия укытучысы - 2015", ә Байлангар урта мәктәбе укытучысы Альфред Хисамиев "Татарстанның физика...
-
“Кар десанты” һәм “Хәтер” төркемнәре мөһим вакыйгада катнаштылар (+ФОТО)
Кукмара аграр көллиятенең "Кар десанты" һәм Олыяз урта мәктәбенең "Хәтер" төркемнәре Казанда узган "Хәтер вахтасын ачу" тантанасында катнашып кайттылар.
-
Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге “Кайнар линия” үткәрә
Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында Татарстанның Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге 29 апрельдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр "Кайнар линия" үткәрә. 8 (84364) 2-64-01 телефоны аша хокукый дәүләт теркәвенә кагылышлы сорауларга бүлек начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ибраһимова Эльмира Равил кызы, дәүләт җир күзәтчелеге буенча сорауларга начальник урынбасары Закиров Ильяс Гарәфетдин улы җавап...
-
Миннегали батыр
Бөек Ватан сугышында җиңүдә безнең райондашларыбызның да өлеше зур. Районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары булу, күп кенә фронтовикларның орден һәм медальләр белән бүләкләнүе шул турыда сөйли. Шундый батырлар арасында районыбызның Янил авылында туып-үскән, яу кырындагы батырлыгы өчен өч орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, сугыштан соң Зур Сәрдек мәктәбендә укытучы булып...
-
Җитәкчегә биш сорау: район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин белән әңгәмә
Язга аяк басуга, гадәттә, яңа сулышлар ачылып китеп, эш дәрте белән яна башлыйсың. Җәйгә күләмле эшләр планлаштырасың, чистарту-җыештыруларга керешәсең. Үз йортлары белән яшәүчеләргә генә түгел, гомумән, авыл, район тормышына да кагыла әлеге мәшәкатьләр. Шул уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин белән очрашып, аңа поселокны төзекләндерү, тәртипкә китерү...
-
Район Советында сугыш һәм тыл ветераннарын кабул итәчәкләр
28 апрельдә, 14 сәгатьтә район Советы бинасында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын кабул итү оештырыла. Алдан язылу өчен телефон: 2-70-54. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Зур Сәрдек халык театры Күкшелдә спектакль куйды (+ФОТО)
Зур Сәрдек халык театры Күкшел авылы мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "БЕЗ БИТ АВЫЛ МАЛАЕ" дип исемләнгән спектаклен күрсәтте. Шушындый бай эчтәлекле спектакльне сәхнәләштереп алып килеп, безне ял иттергәннәре өчен Зур Сәрдек халык театры коллективына, режиссеры Рәмзия апа Хөсәеновага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! Һәрберегезгә зурдан зур иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!! Яңадан-яңа иҗат...