Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 3 март 2015 яңалыклары

    • 3 март 2015 - 12:55
      Күрше Мамадыш районында бер кыз бара торган машинадан төшеп калган
      Юлдан бара торган "ВАЗ-2114" автомобиленең ишеге ачылып китә һәм 19 яшьлек Мамадыш районы кешесе машиналар юлына очып чыга. Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүче дәваханәгә бары тик 2 март көнне генә мөрәҗәгать итә. Әлеге фаҗиганең төп сәбәбе булып юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау тора. Мамадыш кешесе иминлек каешын эләктермәгән була,...
      242
      0
      0
    • 3 март 2015 - 12:42
      Шәхси балалар бакчасында канлы җәрәхәтләргә китерерлек итеп сабый баланың колагыннан тартканнар
      Казандагы "Индиго" шәхси балалар бакчасында яшь ярымлык баланы канлы җәрәхәтләргә китерерлек итеп колагыннан тартканнар. -Бакча мөдиренә шалтыраттым, ул мин нәрсә булганын ачыкларга җыенмыйм, тәрбияче башкача монда эшләми, дип әйтте, - ди әни кеше. Шуннан соң әлеге ана полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып баралар, дип яза...
      208
      0
      0
    • 3 март 2015 - 11:51
      5 мартта Кукмара үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе була
      Вәгазьче - Бөгелмә шәһәренең "Ирхам" мәчете имамы Радик хәзрәт Зәбиров. Башлана 19 сәгатьтә фото: http://www.modernghana.com/news/452874/1/wrong-interpretations-by-maulvis-defaming-islam.html
      239
      0
      0
    • 3 март 2015 - 10:51
      Кукмаралыларны 8 мартта өч көн ял көтә
      8 март бәйрәме ял көненә туры килү сәбәпле, 9 март өстәмә ял көне булып билгеләнә. Димәк, өч көн рәттән - 7,8 (шимбә, якшәмбе) һәм 9 март (дүшәмбе) ял көннәре, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы. 2015 елда бәйрәмнәрдә ничек ял итәчәкбез? Март - 7-9 март (Халыкара хатын-кызлар көне)...
      223
      0
      0
    • 3 март 2015 - 09:48
      Дүрт яшьлек Рамазанга райондашларның ярдәме кирәк!
      Хөрмәтле кукмаралылар! Кукмарада яшәүче Гөлфирә һәм Марат Мөхәммәтҗановлар 2010 елгы бердәнбер уллары Рамазанга Мәскәүдә операция ясату һәм аннан соң тернәкләндерү өчен көчтән килгәнчә ярдәм итүләрен сорыйлар. Нәни малай ике яшеннән бирле авырта. Яман шешне алу буенча беренче операция үткәрелгәннән бирле, ягъни өч ел буе химиятерапия ярдәме белән яши. Бу авыр...
      211
      0
      0
    • 3 март 2015 - 08:44
      Opel машинасы шоферы юл уртасында йокыга талган
      Казан шәһәрендәге Горьковское шосседа төнлә белән бер егет үзенең Opel машинасында юл уртасында йокыга талган. Урынга ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырганнар, дип хәбәр итә "Эфир" телеканалы. Чит ил машинасы нәкъ юл уртасына туктаган, билгесез кешеләр инде аның тәгәрмәчләренең һавасын чыгарырга да өлгергәннәр. Машина шоферы бу вакытта бик каты йоклаган булган. Юл инспекциясе...
      209
      0
      0
    • 3 март 2015 - 07:33
      Зур Кукмара трассасында Илнур Сәләхов истәлегенә чаңгы ярышлары үтте (+фото)
      Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Иң яшь катнашучы - 2005, ә иң өлкәне 1937 елгы иде. Ярышка 82 яшьлек бер әби дә үзенең итекле чаңгыларын киеп килгән иде. Ярышлар төркемләп оештырылды. Ул көнне һәркем самовар чәе белән сыйланды. Призлы урыннар алучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге яршыны оештырган Илфар Сәләховка,...
      0
      0
      0
    • 3 март 2015 - 06:51
      Күкшел җирлеге үзешчәннәре РДКда концерт куйды (+фото)
      Район Мәдәният йортында Күкшел авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең концерт программалары белән чыгыш ясады. Тамашачылар концерттан бик канәгать калдылар. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотолары
      306
      0
      0
    • 3 март 2015 - 06:36
      Өлкәннәр гаебе белән тау шуучы сабый бала үлгән
      Әлеге фаҗигале хәл 28 февральдә Биектау районы Мүлмә авылында, 16:15 сәгать тирәсендә була. 2008 һәм 2010 елгы ике оныгы белән таудан шуучы 1952 елгы әби кеше утырган чананы машина бәрдерә. Тикшерүнең беренчел фаразлары буенча, RENAULT SANDERO STEPWAY машинасы белән идарә итүче 1976 елгы йөртүче аек булмаган. Өстәвенә тиешле тизлекне дә...
      276
      0
      0
    • 3 март 2015 - 05:27
      Туембашта Җиңүнең 70 еллыгына багышланган театраль-музыкаль кичә оештырылды (+фото)
      Туембаш авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган театраль - музыкаль кичә булды. Анда үзләренең тетрәндергеч кичерешләре белән Бөек Ватан сугышында катанашкан ветераннар да чыгыш ясады. Кичә бик эзлекле итеп оештырылган иде. Шулай ук район ветераннар оешмасы рәисе Мансуров Мияссәр Мансурович та эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Регина ХӘКИМҖАНОВА хәбәре
      257
      0
      0
    • 3 март 2015 - 04:22
      Өркештә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә узды (+фото)
      Өркеш җирлегендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган матур әдәби кичә булды. Анда 90 яшлек Бөек Ватан сугышы ветераны Нургали абый Курбангалиев үзенең сугыш елларында алган кичерешләре белән уртаклашты. Бу вакыйгаларны ишетү һәм анализлау яшь буын өчен аеруча кирәк иде. Кичә матур җырлар һәм театраль күренешләр белән үрелеп барды. Регина ХӘКИМҖАНОВА хәбәре
      247
      0
      0
    Реклама