Җиңү паркы каршындагы мәйданда Янил авыл җирлеге райондашларыбызны бәйрәм белән котлап үзләренең зур концерт программалары белән халыкны сөендерде. Җырчылар: Нияз Кәримуллин, Рәмзил Галиуллин,Рамазан Мотигуллин, Шамиль Шәфигуллин, биюче-Ильназ Шафигуллин, алып баручылар-Гөлия Минемуллина, Алия Даниловаларны халык алкышларга күмде. Вахит мәдәният йорты мөдире-Нәсыйха Нәбиева җитәкчелегендәге бу төркем райондашларыбызга күтәренке кәеф бүләк итте.