10 ноябрь 2014 яңалыклары
-
10 ноябрь – Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Россиядә полиция, дәүләт структурасы буларак, 1718 елда Санкт-Петербургта барлыкка килә. Петр I генерал-полицейместер вазыйфасын кертә һәм әлеге исем 200 ел дәвамында саклана. 1918 елда Мамадыш өязе совет милициясе оеша. Аның составына өч район, шул исәптән Кукмара да керә. Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә 100гә якын полиция хезмәткәре эшли. Рамил...
-
Полиция командасы хоккей ярышында беренче урынны алды (+фото)
"Олимп" боз сараенда район ветераннары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре командалары арасында хоккей ярышы булды. 7:6 исәбе белән район эчке эшләр бүлеге командасы җиңү яулады.
-
Кукмарага Мамадыштан кунаклар килде (+фото)
Районда Мамадыш ветераннар советы делегациясе вәкилләре булып китте. Кунаклар тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинатында, күппрофильле лицейда һәм районыбызның "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар. Музейда исә түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Анда күршеләребез үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шулай ук район пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфинур Сабитова, социаль...
-
Кукмаралылар республикакүләм этнокультура фестиваленең Гала-концертында катнашты
Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Безнең йортыбыз-Татарстан" республикакүләм этнокультура фестиваленең Гала-концерты узды. Анда районыбызның Урта Комар авылыннан "Зәңгәри", Поч.Сутерның "Инвожо" удмурт фольклор ансамбльләре, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле катнашты. фото: http://rt-news.ru/festival-nash-dom-tatarstan/
-
Иң яхшы ЮХИДИ экипажы - Кукмарада
Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Рөстәм Бариевларның экипажы икенче категориядә район бүлекләре экипажлары арасында Татарстанның "Иң яхшы экипажы" исеменә ия булды. Аларга күчмә вымпел һәм акчалата премия тапшырылды. Салават Баймиев һәм Рөстәм Бариев экипажы тырышлыгы белән быел районда сигез җинаять...
-
Өлгедә яшәүче Мәгъсүмә Гафиевага 95 яшь тулды
Өлге авылында яшәүче Мәгъсүмә Гафиевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.