8 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кайбер оешмаларда арттан сөйләп калалар
Заманы шундый: нинди генә мәсьәләгә кагылсаң да, кочак-кочак кәгазь, ягъни документлар туплыйсы. Шул уңайдан төрле оешмаларга керергә туры килә. Әйбәт каршылыйлар үзе, моңарчы дорфалык белән очрашкан булмады. Әмма бер-ике оешмада, кабинеттан чыгып, ишекне ябуга, артымнан нидер сөйләп калуларын ишетеп калдым. Ераккарак китүне көтеп торсыннар иде, ичмаса. Начар сүз сөйлиләрдер, дип...
-
Чуллы китапханәсендә якташыбыз Гали Вәлиевның китабы тәкъдим ителде
Чуллы авылы китапханәсендә шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә дә биредә яшәп иҗат итүче шагыйрь Гали Вәлиевның китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә укучылар шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен укыдылар. Гали Вәлиев үзенең иҗаты белән таныштырды. фото: http://relaxmap.ru/holiday/view/91
-
Ачы җимеш (хикәя)
Хөкем залына әкренләп халык җыела башлады. Финарис башын күтәреп карарга читенсенде, бөтен кешенең карашы үзендә булачагын сизде. Һәрберсе бармак төртеп күрсәтеп, аның яманатын сата башлар төсле тоелды аңа. Нишләп болай килеп чыкты соң әле бу? Кем гаепле? Нәрсә җитмәде? Әбисенең кечкенәдән аңа әйтелгән: "Улым, без исән чагында әбиеңнең рәхмәтен, бабаңның...
-
Бәяләр айлап түгел, көнләп үсә
Элек пенсия, бензин хакы артты, товар бәяләре дә сикерер инде, дип сөйләшәләр иде. Хәзер бу бәйләнеш әллә ни сизелми дә, ахрысы. Гомумән, пенсия белән товар хакларының бәйлелеген аңлатуы кыен, өч тиенгә пенсияне күтәрәләр дә, биш тиенгә әйберләр кыйммәтләнә, дип зарлана өлкән буын. Кибетләргә кергәч, киштәләргә тезелеп киткән товарларның төрлелеген күреп,...
-
Кукмара 1нче гимназиясендә физикадан олимпиада узды
Кукмара мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге тарафыннан Кукмаранын Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 номерлы гимназиясендә районыбызның 8-11нче сыйныф укучылары арасында Рәфкәт Хәйруллин исеменә багышланган физикадан олимпиада узды. Район мәктәпләреннән 130дан артык бала катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт: 8нче сыйныф укучылары арасында: I нче урын, Кәркәүч урта гомум белем...