8 октябрь 2014 яңалыклары
-
Районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары "Пирамида"да бәйрәмдә катнашты
Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде, анда районыбыздан да бер төркем җитәкчеләр һәм хезмәт алдынгылары катнашты. Кукмара республикада иң яхшы ун район исемлегендә бара, ә Вахитов исемендәге һәм "Урал" хуҗалыклары иң җитештерүчән эшләүчеләр буларак билгеләп үтелде. "Урал" хуҗалыгы савымчысы Миләүшә...
-
“Урал” хуҗалыгы җитәкчеләренә рәхмәтем зур
Минем "Урал" колхозы җитәкчеләренә бик зур рәхмәт әйтәсем килә, безгә өлкәннәр көненә бик күп итеп күчтәнәч бирәләр, чәй эчәргә, концерт карарга чакыралар. Газинур Хәбибрахманов, Илфат Мифтаховка, Газинур Рәхмәтуллинга эшләрендә уңышлар телим, кайгы-хәсрәтсез яшәсеннәр, эшләре уң булсын һәм шулай ук барлык авыл җирлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Каенсар авылыннан барлык өлкәннәр исеменнән...
-
Түбән Арбаш өлкәннәрен бәйрәм уңаеннан кайнар коймак белән сыйладылар (+фото)
Түбән Арбаш авылы китапханәсендә "Җылы сүз күңелне эретә" дигән кичә үткәрелде. Әлеге чара табигать кочагында җәй белән көзнең "очрашкан" мизгелендә учакта коймаклар пешереп, самавырлы табын янында оештырылды. Апалар, әбиләр әле яңа гына табадан төшкән "Сөембикә", "Казан утлары", "Мәйдан" журналлары һәм көндәлек матбугат белән таныштылар. Шулай ук өлкәннәребез үзләренең яраткан шигырьләрен...
-
“Авыл укытучысы” республика конкурсында җиңгән Рәмзия Бәшәрова тун белән бүләкләнде
Татарстанның авыл һәм районнары мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы-2014" конкурсында беренче урынны яулаган Рәмзия Бәшәрова "Татмедиа" бинасында узган җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнашып кайтты. Аларны "Татмедиа" ширкәте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, "Мәгариф" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов котлады. Рәмзия Бәшәрова "Мелита-Сток" җәмгыяте биргән тун белән бүләкләнде. фото:...