12 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Аш.Буҗи авылында һәм Кукмарада яңа балалар бакчалары ачылды (+фото)
Районыбызда зур вакыйга булды. Аш.Буҗи авылындагы - 50 урынга, ә Кукмараның Гафиатуллин урамындагы 140 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары файдалануга тапшырылды. Тантаналарда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант", "Стройсервис" төзелеш оешмаларының генераль директорлары һәм башкалар катнашты. -Соңгы берничә елда республикада шактый күп объектлар ачылды. Балалар...
-
Әти-әнисез үстем
Важашур авылында яшәгән Гөлҗамал әбиемнең биш баласы булган. Бабам гражданнар сугышында һәлак булып, әби тол калган. Бөек Ватан сугышы да кагылган әбиемә: унсигез яшьлек кызы, дошманны Германиягә кадәр куып, исән-сау әйләнеп кайтты. Сугыш башланганда әтием Удмуртия тирәсендә эштә иде. Бу хәбәр ирешкәч, өйгә кайтты. Ул чакта бик кадерле булган он...
-
4нче урта мәктәпкә ярминкәгә рәхим итегез!
14 сентябрь, якшәмбе көнне, 4нче урта мәктәп территориясендә ярминкә оештырыла. Мәктәп коллективы район халкын, кунакларны, сайлаучыларны әлеге чарада көтеп кала. Рәхим итегез! фото http://www.zhodinovel.com/2009/12/17/
-
Якташыбыз, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Үтәмешевка 60 яшь тулды
Техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Үтәмешевның исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Әтисе - авиация, космос, медицина техникасы өлкәсендәге эре белгеч, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән Рөстәм Үтәмешев истәлегенә багышлап, мәктәп балалары арасында дистә елга якын үткәрелеп килә торган регионара фәнни-тикшеренү конференцияләренең мактаулы һәм кадерле кунагы ул. Әтисенең...